ТР Президенты Женевада эш сәфәрендә

Р.Миңнеханов ВТО шартларында эшләүгә багышланган семинарда катнаша

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Швейцариянең Женева шәһәрендә эш сәфәрендә. Сәфәрнең төп максаты – Россиянең бер төбәге буларак Татарстанның Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында эшләвенә багышланган семинарда катнашу. Ул Женеваның Вильям Раппард үзәгендә уза. Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР Хөкүмәте, республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләре бар.
Семинарда катнашучылар көн дәвамында “ВТО: төп функцияләр”, “ВТО әгъзалары булган илләр икътисадларын дәүләт тарафыннан җайга салу”, “ВТОның сәнәгать субсидияләре һәм тарифлар белән бәйле булмаган чаралар буенча кагыйдәләре” “ВТОның авыл хуҗалыгы субсидияләре буенча кагыйдәләре” һ.б. темаларга лекцияләр тыңлый.
Татарстан Президентының сәфәр программасына шулай ук Бөтендөнья сәүдә оешмасының генераль директоры Паскаль Лами, Женева контоны сәяси эшлеклесе, Швейцариянең француз телле өлешенең Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Ги Меттан белән очрашулар каралган, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан вәкилләренең Женевага сәфәрен оештыру турында агымдагы елның июнендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ВТО генераль директоры Паскаль Лами белән очрашуы вакытында килешенгән иде.