news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Ирек Фәйзуллинны Россиянең төзелеш һәм ТКХ министры итеп билгеләде

Ирек Фәйзуллин 2010 елдан 2020 елга кадәр Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшләде.

Владимир Путин Ирек Фәйзуллинны Россиянең төзелеш һәм ТКХ министры итеп билгеләде

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Ирек Фәйзуллинны Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры итеп билгеләү турындагы указга имза куйды. Документ тексты Кремль сайтында чыкты.

«Россия Федерациясе Конституциясенең 83 маддәсендәге „д“ пункты нигезендә Фәйзуллин Ирек Әнвәр улын Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры итеп билгеләргә», — диелә указ текстында.

Бүген Дәүләт Думасы депутатлары Татарстанда туып-үскән Ирек Фәйзуллинны РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы итеп билгеләп куюны хуплады. Фәйзуллин кандидатурасын парламентның түбән палатасына Россия Премьер-министры Михаил Мишустин тәкъдим итте.

Моннан тыш, депутатлар Александр Новак кандидатурасын РФ вице-премьеры вазифасына раслады, шулай ук РФ Транспорт министрлыгы, РФ Ерак Көнчыгышны үстерү министрлыгы, РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы һәм РФ Энергетика министрлыгы башлыкларын билгеләп куюны хуплады. Хупланган кандидатларның барысы да Россия Президенты указлары белән билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100