Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Перспективалы тикшеренүләр фонды белән хезмәттәшлекне хуплады
Хезмәттәшлек турында килешүгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Перспективалы тикшеренүләр фонды генераль директоры Андрей Григорьев имза куйды.
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә узган киңәшмәдә катнашты. Әлеге чара Татарстандагы фәнни үзәкләр һәм Перспективалы тикшеренүләр фонды арасында хезмәттәшлеккә багышланган. Аның нәтиҗәләре буенча килешү имзаланды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәдә ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Перспективалы тикшеренүләр фонды белән КНИТУ-КАИ һәм Казан милли тикшеренү технология университеты арасында хезмәттәшлек каралды.
Шулай ук яклар Иннополис һәм «Алабуга» махсус икътисади зона мәйданчыкларында Перспективалы тикшеренүләр фонды проектларын эшләү турында фикер алышты. Хезмәттәшлек юнәлешләренең берсе булып, Татарстан энергосистемасын ныгыту һәм модернизацияләү буенча уртак эш алып бару торырга мөмкин.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Татарстан Хөкүмәте һәм Перспективалы тикшеренүләр фонды арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Перспективалы тикшеренүләр фонды генераль директоры Андрей Григорьев кул куйды.
Перспективалы тикшеренүләр фонды 2012 елда төзелгән. Аның максаты — илнең саклану һәм иминлек өлкәсендә фәнни тикшеренүләргә ярдәм итү. Инновацияле технологияләр булдыру өчен, фонд технологик һәм социаль-икътисади өлкәләрдә дә тикшеренүләр алып бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз