news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Дмитрий Медведев БДБ илләре башлыклары Советы утырышында катнашты
БДБ илләре башлыклары Бишкекта төгәлләнгән саммитның нәтиҗәләре буенча 19 уртак документны имзалады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Саммит барышында Бәйсез дәүләтләр бердәмлегенең 2020 елга кадәрге икътисади үсеш стратегиясе каралды. Энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итүне үзара ярдәм итешүнең өстенлекле юнәлеше дип тану, шулай ук 2009 елны БДБ илләрендә Яшьләр елы дип игълан итү турында карар кабул ителде.
Дөнья икътисадындагы вәзгыятьне анализлау өчен финанс министрлары дәрәҗәсендә эшче төркем оештыру мәсьәләсе тикшерелде.
БДБ илләре башлыклары Бишкекта тәмамланган саммитның нәтиҗәләре буенча 19 уртак документны имзалады, дип белдерде журналистларга утырышның нәтиҗәләре буенча Кыргызстан Президенты Корманбәк Бакиев.
“БДБ илләренең 2020 елга кадәрге икътисади үсеш стратегиясе проекты хакында фикер алышу иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булды. Без бу мәсьәлә хакында “тар даирәдә” фикер алышканда дәүләт башлыклары аңа аерым игътибар бирде”, - дип ассызыклады К.Бакиев.
Аның сүзләренә караганда, стратегияне гамәлгә ашыру икътисад өлкәсендә интеграция процесслары үсешен тәэмин итәргә, БДБ илләре-катнашучыларының һәркайсының һәм Бердәмлекнең тулаем үзенең икътисади потенциалын мөмкин кадәр тулырак файдаланырга, көндәшлеккә сәләтлелекне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot