news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге Леонид Любовский вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Композитор озак вакытлы авырудан соң 84 яшендә вафат булган.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге композитор, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ Дәүләт премиясе лауреаты Леонид Любовский вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде.

Композитор озак вакытлы авырудан соң 84 яшендә вафат булды.

  • Леонид Любовский 1937 елның 24 февралендә Украина ССР Каменка шәһәрендә туган. Львов музыка училищесын һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 
  • Хезмәт эшчәнлеген 1967 елда Казан дәүләт консерваториясендә укытучы булып башлый, ул 40 елдан артык гомерен шул һөнәргә багышлаган.
  • Леонид Любовский күп кенә музыкаль жанрларда эшләде һәм танылган опера, балет, симфония, күпсанлы инструменталь һәм вокаль әсәрләр авторы булды, алар арасында — «Праздник святого Иоргена» һәм «Каменный властелин» опералары, «Сказание о Йусуфе» һәм «Жёлтый аист» балетлары, оркестр һәм солист өчен «Из Моабитских тетрадей» симфоник сюиты. Л. З. Любовский әсәрләрендә академик һәм заманчалык бергә кушылган, аларда тере, динамик пульс һәм тормыш агымы сизелә.
  • Любовскийга осталыгы һәм намуслы хезмәте өчен дәүләт бүләкләре тапшырылган. Алар арасында «ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе», «Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе», «Татарстанның Халык артисты» мактаулы исемнәре, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, Татарстан Президентының Рәхмәт хаты бар.

«Любовский яраткан эшенә фидакарь хезмәт итүе, һөнәренә бирелгәнлеге белән аерылып торган. Чын остаз һәм иҗатчы, үзен классик музыка сәнгатенә багышлаган, әйләнә-тирәдәгеләргә музыкасына хас булган талантын һәм тормыш ритмын бүләк итте. 

Талантлы музыкант һәм күренекле композитор Любовский Леонид Зиновьевич турындагы якты истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр», диелгән кайгы уртаклашу хәбәрендә.

Некрологны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшид Кәлимуллин имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100