news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Чуйченко Юстиция кварталында Гавриил Державинга һәйкәл ачтылар

Юстиция кварталы территориясендә Россия Юстиция министрлыгының ТР буенча территориаль идарәсе, Гражданнар инициативалары үзәге, Дәүләт юридик бюросы, Суд экспертизасы үзәге, адвокатлар һәм нотариуслар офислары урнаштыру планлаштырыла.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Юстиция кварталы территориясендә шагыйрь һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинга һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Юстиция министры Константин Чуйченко, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Юстиция кварталы төзелеше бу елның маенда башланган иде. Яңа шәһәр киңлегендә Татарстанның һәр кешесе файдаланырлык барлык хокукый хезмәтләр тупланачак. Беренче объект инде әзер, бу — Түләүсез юридик ярдәм үзәге.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның зур тарихы һәм бай традицияләре булган бик яхшы юридик мәктәбе бар. «Бүген без танылган якташыбыз, Россиянең беренче юстиция министры Гавриил Романович Державинга һәйкәл ачабыз. Монумент Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге белән янәшә урнашкан. Бу бик мөһим проект, аның максаты — кешеләр кирәкле ярдәмне ала алсын өчен юридик хезмәтне һәркем өчен ачык итү», — диде ТР Президенты.

Константин Чуйченко, үз чиратында, республика җитәкчелегенә проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул Гавриил Державинга һәйкәл законлылыкны, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүне, дәүләтчелекне ныгытуны гәүдәләндерәчәк, дип өстәде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Константин Чуйченко яңа Түләүсез юридик ярдәм үзәген карадылар.

Шулай ук Юстиция кварталы территориясендә Россия Юстиция министрлыгының ТР буенча территориаль идарәсе, Гражданнар инициативалары үзәге, Дәүләт юридик бюросы, Суд экспертизасы үзәге, адвокатлар һәм нотариуслар офислары урнаштыру планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100