news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Хакимият җәмәгатьчелек сорауларына җавап бирә белергә тиеш

Президент социаль челтәрләрнең әһәмияте турында фикерен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов: Хакимият җәмәгатьчелек сорауларына җавап бирә белергә тиеш
tatarstan.ru

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хакимият җәмәгатьчелек сорауларына җавап бирә белергә тиеш. «Хакимият шуның өчен кирәк тә, ул җәмгыять сорауларына җавап бирә белергә тиеш», — диде ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында.

Президент социаль челтәрләр турында сөйләде. «Дөнья тиз үзгәрә. Әле күптән түгел генә социаль челтәрләр шундый куәтле булыр дип беркем уйламады. Социаль челтәрләрнең уңай ягы да, тискәресе дә бар. Мин бөтен процессларда катнашучы. Язылучыларым күп. Эшемнән кызыклы моментларны үзем дә яктыртып барырга тырышам», — диде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, социаль челтәрләрдә язганнар арасында тәнкыйть тә, күңелгә хуш килеп бетмәгәне дә булырга мөмкин. Ләкин оператив реакция күрсәтерлек сораулар бар, диде ул.

«Республика башлыгына үз фикереңне язып булуны уңай новация дип уйлыйм. Без аннан кулланырга тиеш. Коронавирус тарала башлагач, социаль челтәрләр нәтиҗәсендә күп кенә онлайн очрашулар, программалар уздырдык. Социаль челтәрләр үсеш алачак. Аларга уңай карыйм. Яңа шартларда эшли белергә тиешбез. Бу барлык министрлыкларга-ведомстволарга таләп», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100