news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Хөкүмәте телләрне саклау һәм үстерү өчен грант игълан итте

Грант күләме 200 мең сум тәшкил итәчәк.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанның иҗтимагый оешмалары телләрне саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән грант ала алачак. Аның күләме 200 мең сум тәшкил итәчәк. Тиешле карарны бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«Грантны бирү максаты — Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру», — диелә хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган документта.

Грант «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә куелды. Карарны гамәлгә ашыруны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы контрольгә алачак.

Грантны алучылар ел саен үткәрелә торган конкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк, өстәвенә, һәр лидер оешма 200әр мең сум алачак. Аларның һәркайсы бюджеттан тыш чыганаклар хисабына проектны гамәлгә ашыру чыгымнарының 20 проценттан да ким булмаган күләмен финансларга тиеш булачак.

Грант алучылар проектның актуальлеге һәм социаль әһәмиятлелеге, кадрлар белән тәэмин ителеше, нәтиҗәлелеге һәм башка критерийлардан чыгып сайланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot