news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Мурашко йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын ачты

232 урынга исәпләнгән яңа медицина объекты 100 көндә төзелгән, ул заманча техника белән җиһазландырылган.

Миңнеханов һәм Мурашко йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын ачты
Михаил Захаров

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Казанда Республика клиник инфекция хастаханәсенең яңа корпусы ачылды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко тантаналы рәвештә тасманы кисте һәм татарстанлыларны Covid-19 инфекциясеннән дәвалаячак урынны карады.

«Бу — Россиядә кыска срокларда, супертемп белән төзелгән 22нче объект», — диде сәламләү сүзендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

Гомуми мәйданы 15 мең кв. метрдан артык булган 232 урынга исәпләнгән дүрт катлы монолит-кирпеч бинаны 100 көндә төзегәннәр. Аның үз лаборатория корпусы да бар. Биш көн элек корпус пациентларны кабул итәргә тулысынча әзер дип игълан иттеләр.

Хастаханә заманча югары технологияле медицина җиһазлары: ИВЛ аппараты, компьютер томографы, рентгенологик, эндоскопик һәм УЗИ-җиһазлары белән тәэмин ителгән.

Объектның бәясе — 1,8 миллиард сум.

Бер ай элек төзелеш мәйданчыгында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин булды. Ул төзелеш оешмалары эшен технологияләр агымы һәм эш процессларын оптимальләштерү дип атады.

«Мин моны ил өчен үрнәк итәргә кирәк дип уйлыйм», — диде ул.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусына вакытлыча йогышлы авырулар госпиталеннән авырулар күчерелмәячәк. Анда госпитализация яки ашыгыч медицина ярдәме кирәк булгган яңа пациентларны гына китерәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100