news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: «Уяв» республикада мәдәни брендларның берсенә әверелде

Президент бу бәйрәмнең Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, чуваш язуы булдырылуның 150 еллыгында, чуваш халкының бөек улы Иван Яковлевка 100 ел тулган елда бигрәк тә әһәмиятле булуын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов: «Уяв» республикада мәдәни брендларның берсенә әверелде
Фото: Гөлнар Гарифуллина

(Аксубай, 10 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубайда «Уяв» республика чуваш мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. «Уяв» республикада мәдәни брендларының берсенә әверелде», — диде Президент сәламләү чыгышында.

«Сезне чуваш мәдәниятенең „Уяв“ бәйрәме белән котлыйм. Бу матур бәйрәм чуваш халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре саклануының, буыннарның өзлексез элемтәсен раслаучы символ булып тора, милли үзаң торгызылуына теләктәшлек итә. „Уяв“ чуваш халкының бай мәдәниятен чагылдыра», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Ул бу бәйрәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, чуваш язуы булдырылуның 150 еллыгында, чуваш халкының бөек улы Иван Яковлевка 100 ел тулган елда бигрәк тә әһәмиятле булуын әйтте.

«Бүген Аксубайда бөтен Татарстаннан, Россия төбәкләреннән җыелганнар. Чувашстаннан вәкиллекле делегация биредә. Күпсанлы фольклор коллективларны, үзешчәннәрне сәламләргә шатбыз. Бәйрәм мәйданында халык кәсепчелеге, һөнәрчелеге экспозициясе киң тәкъдим ителгән», — дип билгеләп узды Президент. 

Ул Аксубай районына, чуваш милли-мәдәни автономиясенә, иҗат коллективларына рәхмәтен җиткерде. «Бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылган. Бүген биредә төрле милләт, төрле буын вәкилләре, барыгызны да мәдәният, халык традицияләре белән кызыксыну берләштерә», — диде.

Бәйрәм кунакларын Аксубай башлыгы Камил Гыйльманов тәбрикләде. «Татарстанда милли бәйрәмнәр бер милләтнеке генә булудан туктады, „Уяв“ бәйрәменә татарлар да, руслар да, башка милләт вәкилләре дә килә», — дип искәртте. 

Бәйрәм нигезендә — чуваш халкы һәм традицияләренең берләшүе, әйлән-бәйлән ясау, табигатькә яңгыр, мул уңыш сорап мөрәҗәгать итү. Бүген дә рәсми ачылыштагы композициядә яңгыр сорап су сибү йоласы күрсәтелде. Чыгышлардан соң, Рөстәм Миңнеханов катнашында әйлән-бәйлән ясау өчен түгәрәккә җыелдылар.

«Уяв» бәйрәмендә Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, республиканың чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе, Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин һәм башкалар катнашты.

Чуваш мәдәнияте халык кәсепчлегендә, декоратив сәнгать эшәнмәләрдә чагылыш тапкан. Этнографик мәйданчыкта чуваш гаиләсе көнкүреше, гореф-гадәтләре күрсәтелә, күәс, бал эчемлекләре тәкъдим ителгән, уха пешерелә. Рәсми затлар умартачы, балыкчы, аучы, пешекчеләрнең махсус йортларын карап чыкты. 

Бәйрәм программасында «Выля хут купǎс» гармунчылар фестивале, «Янра такмакǎм» такмакчылар бәйгесе,  «Чǎваш тумлǎ пукане» чуваш курчаклары фестивале, чуваш милли кухнясы күргәзмәсе, әйлән-бәйлән йоласы, һөнәрчеләрдән мастер-класслар каралган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100