news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Крганов ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү турында сөйләште

Әлбир Крганов Рөстәм Миңнехановка Россия мөселман җәмәгатьчелеге атласын тапшырды.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү шәһәре һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Әлбир Крганов белән очрашты.

«Очрашуда милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, ислам дине буенча белем бирүне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук 2022 елда Идел Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар», диелә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Әлбир Крганов Рөстәм Миңнехановка Россия мөселман җәмәгатьчелеге атласын тапшырды.

Татарстан Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100