news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанга РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев килде
Алексей Гордеев, Минтимер Шәймиев һәм Марат Әхмәтов Арча районына юл тотты. Анда алар сөтчелек комплексын ачу тантанасында катнашачак
Скопировать ссылку
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстанга РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев килде. “Казан” Халыкара аэропортында зур кунакны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов каршы алды.
Шуннан соң Алексей Гордеев, Минтимер Шәймиев һәм Марат Әхмәтов вертолетта Арча районына юл тотты, анда алар “Ак Барс Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә сөтчелек комплексын ачу тантанасында катнашачак.
Иртәгә Россия авыл хуҗалыгы министры Татарстанның кошчылык тармагында әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе булган “Чаллы-Бройлер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булачак.
Моннан тыш, Алексей Гордеев Татарстанның Саба районында “2012 елга кадәр авылны социаль яктан үстерү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышачак, шулай ук берничә терлекчелек объектында, шул исәптән “Саба” АгроНуклеус” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә 580 ана дуңгызга исәпләнгән дуңгызчылык комплексында булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot