Фәрит Мөхәммәтшин: “Социаль хезмәткәрләр дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган кешеләргә эчкерсез хезмәт итә”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Социаль хезмәткәрләр дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган кешеләргә эчкерсез хезмәт итә”

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Рифкать Тригулов). Социаль хезмәткәрләр көне һәм ТР Социаль яклау министрлыгы оешканга 60 ел тулу уңаеннан бүген Казанга республика район һәм шәһәрләренең социаль хезмәтләре вәкилләре килде.

Бәйрәм тантанасы Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узды.

Республика җитәкчелеге исеменнән социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Социаль учреждениеләрдә эшләүчеләрнең хезмәтләрен югары бәяләп, парламент башлыгы алар “дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган кешеләргә эчкерсез хезмәт итә” дип билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең матди-техник базасы ныгыды, бу күрсәтелә торган ярдәмнең сыйфатын арттыруга йогынты ясады. Социаль яклау органнары аша ярдәм алучы татарстанлыларның гомум саны бүгенге көндә 1 миллион 436 мең кеше тәшкил итә. Республика халкына дәүләт ярдәме чараларына чыгымнар 2005 елда 4,7 миллиард сумга җиткән. Ф.Мөхәммәтшин социаль хезмәткәрләргә Татарстан бюджетын 2007 елга формалаштырганда депутатлар әлеге өлкәдә эшләүчеләргә өстәмә ярдәм мөмкинлекләрен эзләр, дип вәгъдә бирде.

Парламент башлыгы республика Президентының Рәхмәт хатын укыды һәм алдынгы хезмәткәрләргә тармак бүләкләрен тапшырды. ТР Социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталарын ведомство башлыгы Клавдия Новикова тапшырды. Гаммәви мәгълүмат чараларында социаль темаларны яктыртуда нәтиҗәле хезмәте өчен “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе Ирина Пашкеева да Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ТР социаль яклау министры үзенең хезмәттәшләрен котлап, “социаль хезмәткәр өчен аның һөнәри уңышының бер критериясе булып, ул ярдәм итә торган кешенең киләчәктә аның ярдәменнән башка яши алуына ирешү тора”, дип билгеләп узды. Клавдия Новикова фикеренчә, социаль хезмәткәрләр – ул профессионаллар, аларның бурычы – шәхеснең социаль, психологик һәм хокукый статусын, шуның белән җәмгыятьнең әхлакый һәм социаль сәламәтлеген саклау һәм кире кайтару.

Республиканың социаль яклау тармагында 167 учреждение эшли. Күп планлы социаль хезмәтне барлыгы 15 меңләп хезмәткәр башкара, аларның 89 проценты - хатын-кызлар. Тармакның төп кадрлары , иң беренче чиратта социаль хезмәт буенча белгечләр – 40 процент, медицина белгечләре – 16 процент, педагогика белгечләре – 7 процент.