news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты эш сәфәре белән - Чехиядә

Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашуы һәм бизнес вәкилләре белән сөйләшүләре ниятләнгән

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чехия Республикасына китте.

Әлеге илнең башкаласы Прагада ТР Президентының Чехия Президенты Милош Земан белән очрашуы ниятләнгән. Р.Миңнеханов Прагадагы Ольшан зиратындагы Совет сугышчылары мемориалына венок китерергә җыена.

Моннан тыш, Татарстан Президенты бизнес вәкилләре, Чехиянең кайбер компанияләре җитәкчеләре белән эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрергә тиеш.

Р.Миңнехановның Чехиягә эш сәфәре 12 майга кадәр дәвам итәчәк, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.  

12 майда исә ТР лидеры эш буенча Австриядә була, җирле татарлар белән дә очрашыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot