news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Мәскәүдә Нефть һәм газ университетында бораулау җайланмасын сынап карады

Виртуаль җайланма корабльләр өчен каралган.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмда видео куйган. Видеода ул үз куллары белән бораулау җайланмасын сынап карый.

Республика җитәкчесе И.М.Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетында булды.

«Россия дәүләт нефть һәм газ университетында корабль өчен виртуаль бораулау җайланмасын сынап карыйбыз», дип язылган видео астына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100