news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент «Татнефть» бүлекчәләрендә коронавируска каршы чаралар үтәлешен тикшерде

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районына эш сәфәре белән барды.

Президент «Татнефть» бүлекчәләрендә коронавируска каршы чаралар үтәлешен тикшерде
http://tatarstan.ru

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖнең скважиналарны ремонтлау буенча бригадаларның берсенең хезмәткәрләре белән очрашты һәм аларны коронавируска каршы шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүне тикшерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановның «Татнефть» хезмәткәрләре белән очрашуы нефть ятмаларының берсе территориясендә узды.

«Перчатка, битлекләр бар. Молодецлар», — диде Татарстан Президенты.

Эшчеләр бригадада эш кәефе булуын, скважиналарны ремонтлау эшләре график буенча башкарыла, дип сөйләделәр.

Бүген Кытайдан Ан-124 «Руслан» самолеты белән медицина битлекләре һәм аларны чыгару буенча җитештерү линияләрен китерде. Җиһазны Казанда һәм Түбән Камада урнаштырачаклар, анда аена 15 миллионнан артык медицина битлеге җитештерәчәкләр. Йөкне кайтарту бәясен «Татнефть» компаниясе түләгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100