Р. Миңнеханов: “Венгрия партнерлары тәкъдим итәчәк проектлар уңышлы булсын өчен, аларга һәрьяклап теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтеләчәк”

Татарстан лидеры Россия һәм Венгрия арасындагы багланышларның җайга салынуына Татарстанның саллы өлеш кертүен билгеләп узды

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Венгрия партнерлары тәкъдим итәчәк проектлар уңышлы булсын өчен, Татарстанда аларга һәрьяклап теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтеләчәк. Бүген Казанның "Корстон" комплексында узган икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия Хөкүмәтара комиссия утырышында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шулай дип вәгъдә бирде.

Пленар утырышта РФ авыл хуҗалыгы министры, икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия Хөкүмәтара комиссия рәистәше Николай Федоров, Венгриянең тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры, Хөкүмәтара комиссия рәистәше Петер Сийярто, Россия Федерациясенең Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Сергеев, Венгриянең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Янош Балла, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Венгриянең тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында Татарстанга булган кызыксыну һәм комиссия утырышын үткәрү урыны буларак республика сайлануы һәм шул ышаныч өчен рәхмәтен җиткерде. “Бүгенге очрашу нәтиҗәсе буларак имзаланачак документ безнең багланышларда уңай нәтиҗәләргә китерер дип өметләнәбез”, - дип белдерде ул. ТР Президенты вазифаларын башкаручы, 90 нчы еллар башында Венгрия белән булган мөнәсәбәтләр тәҗрибәсен кайтарырга кирәк, дип саный.

Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстанда энергетика компанияләре актив эшләгәнен билгеләп узды. Аның фикеренчә, бу өлкәдә уртак проектларны да гамәлгә ашырып булыр иде. Сәнәгать сәясәтенә килгәндә, Татарстан лидеры автокомпонентлар җитештерү мәсьәләсендә Венгриягә тиз арада реакция күрсәтүе өчен рәхмәтен җиткерде. Ул инде быел май азагында – июнь башында республиканың автокомпонентлар җитештерүчеләре белән Венгрия-Татарстан бизнес-форумы узачагы турында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Венгрия делегациясе составында Будапешт һәм Казан арасында турыдан-туры авиарейсларны ачарга әзер булган авиакомпания вәкилләре булуын да билгеләп үтте.

Татарстан лидеры республиканың, индустриаль һәм авыл хуҗалыгы югары үсеш алган төбәк булуына карамастан, Венгриядә агросәнәгать өлкәсендә кулланыла торган заманча технологияләр, партнерлык мөнәсәбәтләре өлкәсендәге тәҗрибәгә таяну артык булмаячагын белдерде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә игътибарлы булырга өндәде. “Венгрия һәм Татарстанның хезмәттәшлеге өчен өстенлекле юнәлешләр булып шулай ук, фармацевтика, энергияне саклау, авыл хуҗалыгы, җиңел сәнәгать һәм башкалар була ала, бу өлкәләрдә уртак мәнфәгатьләребез табылыр дип уйлыйм”, - диде ул. Р. Миңнеханов, Венгрия партнерлары тәкъдим итәчәк барлык проектлар уңышлы булсын өчен, аларның төрле яклап теләктәшлек табачагына һәм ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды.

Татарстан башлыгы мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлеккә тукталып, Россиядә Венгрия мәдәнияте көннәре кысаларында, Казанда Венгрия дәүләт халык ансамбле чыгыш ясаячагы турында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Венгрия арасындагы мөнәсәбәтләрнең җайга салынуына Татарстанның да саллы өлеш кертәчәген ассызыклады. Ул шулай ук быел Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты үткәрелүен искәртеп: “Татарстан бу өлкәдә тәҗрибә алмашырга әзер, чөнки Будапештның бу дөньякүләм вакыйганы 2017 нче елда уздырасы бар. Әлеге чемпионат элемтәләрне ныгыту өчен шулай ук бер җирлек булып хезмәт итәчәк”, - дип белдерде Р. Миңнеханов.

Пленар утырыштан соң, Татарстан Хөкүмәте һәм Венгриянең Тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министрлыгы арасында килешү имзаланды.

Сүз уңаеннан, 2013 нче елда Татарстан Республикасы һәм Венгриянең тышкы сәүдә әйләше 1,2 млрд АКШ доллларын тәшкил иткән. Әйтергә кирәк, Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның март аенда Венгриянең РФдәге илчесе Янош Балла белән очрашуда Татарстанның хезмәттәшлекне киңәйтүдә кызыксынганлыгын билгеләп үтеп, Россия базарына чыгу мөмкинлеге буларак Венгрия бизнесменнарын Татарстан территориясендә яңа производстволар ачарга өндәгән. Янош Балланың Татарстанга визиты барышында шулай ук Казанда Венгриянең Генераль консуллыгын ачу мәсьәләсе дә күтәрелгән булган.