news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова: Президент республиканы дарулар белән тәэмин итүне шәхси контрольдә тота

Әлеге мәсьәлә азык-төлек һәм киң куллану товарлары белән бергә ТР Президентының аерым игътибар үзәгендә тора.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты төбәкне дарулар һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү мәсьәләсен даими контрольдә тота. Әлеге өлкәдә барлык социаль йөкләмәләр дә үтәлә. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашында узган брифингта шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәлә азык-төлек һәм киң куллану товарлары белән бергә ТР Президентының аерым игътибар үзәгендә тора.

«Президент дарулар белән тәэмин итүне шәхси контролендә тота, аңа бу хакта көн саен мәгълүмат бирәләр. Дарулар белән тәэмин итү буенча барлык социаль йөкләмәләр дә гарантияләнгән. Производство тулы куәтенә эшли», — дип искәртте Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, дарулар элегрәк төзелгән килешүләр нигезендә, шул исәптән республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләренә дә тулы күләмдә китерелә.

«Хәзерге вакытта төзелгән килешүләр буенча дарулар һәм медицина эшләнмәләре белән алга таба тәэмин итү мәсьәләсе тикшерелә. Өстәвенә, дарулар белән тәэмин итү буенча Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы дәрәҗәсендә карар кабул ителүе дә көтелә», — дип сүзен төгәлләде Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100