Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Константин Калинин «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде
Бүләк «Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга зур өлеш керткән өчен» бирелде.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк җитәкчесе Константин Калинин белән очрашты.
Равил Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Константин Калининга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сайты яза.
Бүләк «Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга зур өлеш керткән өчен» бирелде.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиленең беренче урынбасары Илдар Мөхәммәдьяров һәм вәкиллекнең эшләре белән идарә итүче Рөстәм Әмирханов та катнашты.
2013 елның декабрендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегендә республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Константин Калининга Казандагы Универсиада объектларын саклауны оештыруда катнашканын бәяләп, Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» дәүләт бүләген тапшырды.
2010 елда Константин Калинин «Россия — спорт державасы» Халыкара спорт форумын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашты, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз