Рөстәм Миңнеханов: республикада законнар чыгару эшчәнлеге системалы булырга тиеш

Рөстәм Миңнеханов: республикада законнар чыгару эшчәнлеге системалы булырга тиеш

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). 2004 елда ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан 2000гә якын норматив документ проектлары каралган. Бу хакта бүген әлеге ведомствоның 2004 ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында ТР юстиция министры Мидхәт Корманов белдерде.

Дәүләтнең башкарма хакимият органнарының норматив документлар чыгару эшчәнлеген хокукый тәэмин итү максатларында 44 ТР Законы проекты эшләнгән, 703 федераль закон проектына, Татарстан Президентына имзаланырга тапшырылган 65 ТР Законына, 100 ТР Закон проектына һәм башка документларга хокукый экспертиза үткәрелгән. ТР Президентының республика Дәүләт Советына 2004 елдагы юлламасын гамәлләштерү буенча эш планы нигезендә, ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан муниципаль берләшмәләрнең чикләрен һәм статусын билгеләүче законнар эшләнгән, шәһәр округы һәм муниципаль районның үрнәк уставлары проектлары әзерләнгән.

Министр билгеләп үткәнчә, узган ел министрлык эше шулай ук дәүләт нотариаты һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, ТР Юстиция министрлыгына җәмәгать судьяларын материаль-техник тәэмин итү вазифалары тапшырылгач, алар өчен оргтехника алынган, биналар төзекләндерелгән, коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә 100гә якын килешү төзелгән. Шул ук вакытта, Югары Ослан, Нурлат, Чирмешән һәм Ютазы районнарында җәмәгать судьялары эшчәнлек өчен яраксыз биналарда хезмәт куярга мәҗбүр. «Җәмәгать судьялары турында» ТР законы нигезендә, әлеге мәсьәләне хәл итү район һәм шәһәр хакимиятләре башлыкларына тапшырылган.

Министр башкарма хакимият органнарының хокук хезмәте хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча министрлык эше турында да хәбәр итте. Мисал өчен, шәһәр һәм район хакимияте җитәкчеләренә җирле үзидарә мәсьәләләре буенча семинар үткәрелгән. "ТР дәүләт телләре һәм ТРның башка телләре турындагы" ТР Законын гамәлгә кую кысаларында министрлыклар һәм җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә татар теле курслары оештырылган. Юстиция министрлыгы хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү максаты белән РФ Президенты каршындагы Төньяк-көнбатыш дәүләт хезмәте академиясе һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Законнар чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты белән уку курслары оештыру турында килешү төзегән.

Коллегия утырышында катнашкан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Юстиция министрлыгының РФ Югары суды каршындагы Суд департаменты белән җәмәгать судьяларының эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча ныклы хезмәттәшлек итүенә өмет белдерде. Ул җәмәгать судьялары аппаратының штат расписаниесенә администратор вазифасын кертү турында очрашуда яңгыраган тәкъдимне хуплады.

Рөстәм Миңнеханов, гомумән алганда, министрлык эшчәнлеген уңай бәяләде. Аерым алганда, ул Юстиция министрлыгының ТРның норматив хокук актларының бердәм банкын оештыруын "электрон" хакимиятне төзү буенча чараларның мөһим өлеше дип билгеләде. ТР Премьер-министры утырышта катнашучыларның игътибарын республикада закон чыгару эшчәнлегенең сыйфатына юнәлтте. Аның фикеренчә, ул тагын да системалырак булырга тиеш. Норматив документларны әзерләүне министрлык һәм ведомстволарның юридик хезмәтләре белән бергә үткәрергә кирәк.