Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов белән Леонид Меламед телемедицина үсеше турында фикер алышты
Чара Татарстан Хөкүмәте Йортында булды.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Доктор Рядом Холдинг» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьнең Директорлар советы рәисе Леонид Меламед белән очрашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү, телемедицина ярдәме үсеше турында фикер алыштылар.
Чарада шулай ук Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз