news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ватан Геройлары көне белән тәбрик итте

Республикада яшәүчеләр күп кенә якташларыбызның Дан орденының тулы кавалеры булуы белән горурлана, дип искәртте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ватан Геройлары көне белән тәбрик итте
архив

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ватан Геройлары көне белән котлады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә

«Бу көнне без батыр ата-бабаларыбызны һәм бүгенге көндә исән-сау гомер итүче Советлар Союзы, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәт белән искә алабыз», - диелә тәбрикләү сүзендә.

Рөстәм Миңнеханов бәйрәмнең символы булган кара-кызгылт сары төстәге тасманың 150 ел дәвамында Георгий кавалерларының атрибуты икәнлеген һәм фидакярләрчә батырлык дәлиле булып хезмәт итүен искәртте. 1943 елда ул Дан орденын бизәп торган, әлеге орден белән рядовойлар, сержантлар, старшиналар һәм Кызыл Армиянең кече команда составы вәкилләре бүләкләнгән.

«Быел билгеләп үтелә торган Изге Георгий ордены гамәлгә куелуның 250 еллыгы уңаеннан һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллык юбилее алдыннан Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү үзгә бер патриотик мәгънә белән тулылана», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Республикада яшәүчеләр күп кенә якташларыбызның Дан орденының тулы кавалеры булуы һәм аларның данлы исемнәре алтын хәрефләр белән Ватаныбыз елъязмасына язылуы белән хаклы рәвештә горурлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100