news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Россия-Казахстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк

2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Казахстан арасында товар әйләнеше 700 млн доллар тәшкил итте.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Россия-Казахстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк
tatarstan.ru

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы белән Казахстан Республикасы Парламенты Сенаты арасында хезмәттәшлек буенча комиссия рәистәшләре белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең илләр арасында парламентара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне үстерү бик мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Узган ел Татарстан һәм Казахстан арасындагы хезмәттәшлек бик бай булды. Казанга Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев килде. Татарстан вәкилләре, үз чиратында, «Астана» халыкара финанс үзәген ачу тантанасында булдылар һәм Казахстан белән Россия төбәкара хезмәттәшлек форумында катнаштылар. Татарстан башкаласында шулай ук Россия һәм Казахстан арасында хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең 20нче утырышы узды.

«Быел без шулай ук актив хезмәттәшлек итәбез. Август аенда WorldSkills эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатына Казахстан Республикасы Премьер-министры Аскар Мамин килде. Ә октябрьдә сезнең илнең вице-премьеры Роман Скляр Казанда иҗтимагый киңлекләр һәм рекреацион зоналар буенча Бөтендөнья конгрессында катнашты», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Күптән түгел Казан белән Нур-Солтан арасында турыдан-туры авиаэлемтә бар иде, әмма рейслар туктатылган. «Бу мәсьәләне карарга кирәк. Авиация элемтәсе - безнең багланышларда бик мөһим элемент», - диде Татарстан Президенты һәм бүгенге көндә Казан – Алма-Ата тимер юл элемтәсенең гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.

2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Казахстан арасында товар әйләнеше 700 млн доллар тәшкил итте. «Активлашырга һәм 1 млрд долларга чыгарга кирәк. Андый бурыч куелды», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул кунакларга республиканың икътисади һәм сәнәгать потенциалы, машина төзелеше, нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм башка тармаклар турында сөйләде. Ул мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү мөһим – хәзер Татарстан югары уку йортларында 1,3 меңнән артык Казахстан студенты белем ала, диде.

«Без Казахстан белән хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсе белән горурланабыз. Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Казахстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк», - дип өстәде Татарстан Президенты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100