news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Коррупция илнең милли байлыгына зыян китерә

Инде күп еллар дәвамында мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләре коррупция иң тирән үтеп кергән тармаклар булып кала, дип белдерде ТР Президенты.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Коррупция теләсә кайсы илнең милли байлыгына зыян китерә. Беркемнең дә аңа иммунитеты юк, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Коррупциягә каршы тору эшчәнлеген координацияләү комиссиясе утырышында.

«Биредә законның өстенлеген тәэмин итү төп элемент булып тора. Һәркем үзеннән башларга һәм бу юнәлештә эшләргә тиеш», - диде ул.

Татарстанда икътисадны үстерү һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән киң колачлы программалар гамәлгә ашырыла. Республика илкүләм проектларда актив катнаша, инвестицияләр җәлеп итә, дип сүзен дәвам итте ТР Президенты. «Әлеге эшчәнлек бизнес алып баруның ачык һәм аңлаешлы кагыйдәләрен булдыру, шулай ук нәтиҗәле идарә итүдән башка мөмкин түгел», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Инде күп еллар дәвамында мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләре коррупция иң тирән үтеп кергән тармаклар булып кала, дип өстәде ТР Президенты. Мәгариф өлкәсендә, нигездә, югары уку йортлары мөгаллимнәренең ришвәт алуы һәм кешеләрне белем бирү учреждениеләренә ялган документлар белән эшкә урнаштыру, шулай ук учреждение милкен урлау очраклары өстенлек итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100