news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

Әлеге истәлекле датаның төп максаты – барлык илләр һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын шушы проблемага җәлеп итү.

Песошин Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры Алексей Песошин Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен бәйрәм итү уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте. Әлеге истәлекле датаның төп максаты – барлык илләр һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын шушы проблемага җәлеп итү. Бу хакта ТР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең илебез, коррупциягә каршы торуны камилләштерү буенча тиешле чаралар күреп, дәүләтләрнең коррупциягә каршы тору системасын көчәйтү, аның масштабларын һәм аяныч нәтиҗәләрен киметү омтылышларын хуплый», - диде Алексей Песошин.

Ул республикада «2015-2022 елларга исәпләнгән Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» программасы буенча чаралар үткәрелүен искәртте. Анда республика һәм федераль дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнаша.

«Республикада коррупция күренешләрен кисәтү һәм минимальләштерү максатыннан республика хакимияте органнары эшчәнлегенең халык өчен ачыклыгы һәм үтемлелеге тәэмин ителә, аларның элемтәләре гражданнар җәмгыяте белән ныгытыла, җәмәгатьчелекнең коррупциягә каршы активлыгы стимуллаштырыла», - диде Премьер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100