news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстан белән Вьетнам хезмәттәшлегендә Парламент эшчәнлеге мөһим

Татарстан Президенты Казан Кремлендә Вьетнам Социалистик Республикасының Милли Җыены рәисе белән очрашты.

 Миңнеханов: Татарстан белән Вьетнам хезмәттәшлегендә Парламент эшчәнлеге мөһим
tatarstan.ru

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан өчен Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерү мөһим, ул Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Вьетнам Социалистик Республикасы Милли Җыены рәисе Нгуен Тхи Ким Нган ханым белән очрашуда белдерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия һәм Вьетнам — вакыт белән сыналган дуслар, диде Рөстәм Миңнеханов. «Уртак стратегик партнерлыкның интенсив уртак эше нәтиҗәсендә күп өлкәләрдә багланышлар практик эчтәлек белән тулылана», - дип белдерде ул. 2019 ел - Россиядә Вьетнам һәм Вьетнамда Россия аралашуы елы. «Татарстан үз дәрәҗәсендә эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәргә әзер», — диде Татарстан Президенты.

Республиканың Вьетнам партнерлары белән хезмәттәшлек итү буенча җитди тәҗрибәсе бар — бу үзара бизнес һәм рәсми делегация сәфәрләре, хезмәттәшлек турында документлар имзалау. Вьетнамда «КАМАЗ»лар һәм Ми-17 вертолетлары яхшы билгеле, ә җирле милли оборона министрлыгы Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводының 4 «Гепард» фрегатын куллана. Ведомство тагын шундый ике фрегат сатып алырга ниятли. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Вьетнам арасында товар әйләнеше 25 млн доллар тәшкил итте, ул ике тапкырга артты. Бу дәрәҗә хезмәттәшлекнең булган потенциалын тулаем чагылдырмый әле, дип саный Рөстәм Миңнеханов. «Товарларның күләмен һәм номенклатурасын арттыру өстендә эшләргә кирәк», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Татарстан белән Вьетнам арасында нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм компонентлар җитештерү, ИТ, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать һәм башка өлкәләрдә эшлекле элемтәләрне үстерү өчен зур мөмкинлекләр бар. Безнең уку йортлары Вьетнам коллегалары белән элемтә тота. Бүген республика югары уку йортларында Вьетнамнан 90 студент белем ала. Аларның санын реаль рәвештә арттырырга мөмкин дип уйлыйм», - диде республика җитәкчесе.

  • Татарстанда 600гә якын вьетнамлы яши, Татарстан Халыклары ассамблеясе каршында «Доанкет» милли-мәдәни җәмгыяте эшли. Вьетнам бәйрәмнәре һәм чаралары даими рәвештә үткәрелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100