news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Вьетнам парламенты делегациясе башлыгы белән очрашты

Нгуен Тхи Ким Нган якын арада Казан белән Вьетнамның бер шәһәре арасында кардәшлек килешүе төзүгә өметен белдерде.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Вьетнам Республикасы Милли Парламенты Рәисе Нгуен Тхи Ким Нган белән очрашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан — күпмилләтле республика. Вьетнамнан йөзгә якын студент Казан югары уку йортларында белем ала. Республикада Татарстан халыклары Ассамблеясы кысаларында Вьетнам милли-мәдәни җәмгыяте уңышлы эшләп килә, якшәмбе мәктәбендә милли телләрне өйрәнү оештырылган. Болар барысы да ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә», — диде очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин.

Нгуен Тхи Ким Нган коллегаларына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде: «Без христиан һәм Ислам рухы белән сугарылган Казанның матур архитектурасына сокландык. Вьетнам Россия белән стратегик партнерлыкка зур әһәмият бирә. Соңгы вакытта федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә мөнәсәбәтләр динамик рәвештә үсә».

Вьетнам Милли Җыелышы рәисе, Россиянең алга киткән регионнарының берсе буларак, Татарстан белән алга таба хезмәттәшлек итүгә өметләнүен билгеләп үтте.

«Россия шәһәрләре бүген Вьетнам кардәшләренә әверелә. Якын арада Казан белән Вьетнамның бер шәһәре арасында кардәшлек килешүе төзүнең шаһиты булуыбызны телим», — диде Нгуен Тхи Ким Нган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100