Кичә Рөстәм Миңнеханов Нью-Йоркның Транспорт һәм үсеш институты башлыгы белән очрашты

9 нчы һәм 10 нчы декабрьдә дөньяның урбанистика өлкәсендәге алдынгы белгечләренең берсе лекция белән чыгыш ясаячак

 (Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Нью-Йоркның Транспорт һәм үсеш институты президенты Энрике Пеньялоса белән очрашты. Шулай ук ТР Хөкүмәте Йортында үткән очрашуда Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Энрике Пеньялоса Илсур Метшинның чакыруы буенча Казанга килгән. 9 нчы һәм 10 нчы декабрьдә дөньяның урбанистика өлкәсендәге алдынгы белгечләренең берсе, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре, бизнес вәкилләре һәм студентлар өчен, лекция белән чыгыш ясаячак.
1998-2001 нче елларда Колумбия башкаласы Богота мэры вазыйфасын башкарып, Энрике Пеньялоса шәһәрне уңай якка үзгәртте, үрнәк алырлык халыкара дәрәҗәгә күтәрде. Хәзерге вакытта ул Нью-Йоркның Транспорт һәм үсеш сәясәте институты идарәсе рәисе вазыйфасын башкара, шул ук вакытта ул - Көньяк-Калифорния архитектура институтының попечительләр советы әгъзасы, Лондон икътисад мәктәбе шәһәр программасының консультатив комитеты әгъзасы, Пенсильвания университетының Шәһәр тикшеренүләре институты фәнни хезмәткәре.
Очрашу барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казанга килгәне өчен, Энрике Пеньялосага рәхмәт әйтте һәм бөтен дөньяда танылган, хөрмәт ителгән белгеч лекцияләренең һәм эксперт фикеренең, заманча һәм яшәү өчен уңайлы шәһәр буларак, Казанның үсешенә ярдәм итәчәгенә өметен белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.