news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты полиция хезмәткәрләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды

Яңа «УАЗ»лар пост патруле хезмәткәрләренә, «Нива» — полициянең участок уполномоченныйларына, «Шкода» автомобильләре ЮХИДИ инспекторларына тапшырылды.

Татарстан Президенты полиция хезмәткәрләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды
Елена Сәләхова

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә 88 яңа автомобиль ачкычы тапшырды. Бүген Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан яңа автомобильләр тапшыру тантанасы булды.

Шулай итеп, «УАЗ»лар пост патруле хезмәткәрләренә, «Нива» — полициянең участок уполномоченныйларына, «Шкода» автомобильләре ЮХИДИ инспекторларына тапшырылды.

Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте һәм аларга яхшы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Республикада тотрыклылык күбесенчә сезнең эшегезгә бәйле. Бүген Татарстан безнең илдә лидерларның берсе булып тора һәм күп күрсәткечләр буенча үрнәк», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Миңнеханов быелгы ел Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен коронавирус вазгыяте аркасында катлаулы булуын әйтте. Шуңа да карамастан, полиция хезмәткәрләре куелган барлык бурычларны да үтәде. «Республикабыз хокук саклау органнарының җайга салынган системасы ярдәмендә без тотрыклы хәлне саклап калуны дәвам итәбез», — дип өстәде Татарстан Президенты.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин, үз чиратында, Эчке эшләр органнарының яхшы эшенә республика җитәкчелегенең ярдәме зур булуын, полиция хезмәткәрләренә заманча җиһазлар һәм яңа автомобильләр бирелүен билгеләп үтте.

«Республикабыз җитәкчелегенең безнең эштә матди-техник җиһазланышның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлавы бик яхшы. Мондый ярдәм нәтиҗәсендә безнең министрлык, безнең полиция иң яхшы шартларда эшли», — диде Хохорин. Ул, катлаулы ел булуга карамастан, полиция хезмәткәрләренең җинаятьчелек үсешенә юл куймаганлыгын искәртте. «Фатир урлау, талау, урам җинаятьчелеге — бу җинаятьләр саны кими», — диде ведомство башлыгы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100