news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин Татарстанда сыйфатлы торак өчен өстәмә 1,8 млрд сум акча бүлеп бирде

2025 ел ахырына республикада авария хәлендәге һәм тузган торак өлеше торак фондының гомуми күләмендә 0,2 процентка кадәр кимергә тиеш.

Песошин Татарстанда сыйфатлы торак өчен өстәмә 1,8 млрд сум акча бүлеп бирде
tatarstan.ru

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте ТР халкын сыйфатлы торак белән тәэмин итү программасын финанслауны 1,8 млрд сумга арттырган, тиешле карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Документ «Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү» программасына үзгәрешләр кертә.

Карардан күренгәнчә, Татарстанда 2020 елдан 2025 елга кадәр сыйфатлы торак төзелешенә 128,7 млрд сум акча тотылачак. Республика бюджетыннан программага 87,5 млрд сум бүлеп биреләчәк, калган сумма федераль бюджеттан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан алыначак.

2025 ел ахырына Татарстанда торак биналарның гомуми мәйданы бер кешегә 31,4 квадрат метрга кадәр арту көтелә, шул ук вакытта авария хәлендәге һәм тузган торак өлеше торак фондының гомуми күләмендә 0,2 процентка кадәр кимергә тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100