news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишустин Фәйзуллинны Төзелеш министрлыгы башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләде

Владимир Путин Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушевны министр вазифасыннан азат итте һәм аны Урал федераль округында Тулы вәкаләтле вәкил итеп билгеләде.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллинны Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләү турындагы боерыкка кул куйды. Бу хакта Хөкүмәт сайтындагы хәбәргә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. 

 Дүшәмбе көнне элек Россия Президенты Владимир Путин ведомствоны ике елдан артык җитәкләгән Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушевны министр вазифасыннан азат итте һәм аны Урал федераль округында Тулы вәкаләтле вәкил итеп билгеләде.

«РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын вакытлыча башкаруны РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәйзуллин Ирек Әнвәр улына йөкләргә», - диелә документта.

news_right_1
news_right_2
news_bot