Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Габделганиев Татарстан Хөкүмәтендә эшмәкәрләрнең кабат изоляциядән куркуын сөйләде
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте нормаларын катгый үтәгәндә, республикада өстәмә чикләүләр кертелмәячәк.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында санитар-эпидемияләргә каршы комиссия утырышын үткәрде. Катнашучылар республикада Covid-19 йогышы таралуы белән бәйле хәл турында фикер алышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Киңәшмә барышында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил-Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев бүген аның адресына бик күп мөрәҗәгатьләр килүен — эшкуарлар катгый чикләү чаралары кабат кертелүдән куркуын әйтте. Ләйлә Фазлыева республика территориясендә Covid-19 таралуын тоткарлап тору буенча кайбер чаралар гамәлдә булуын искә төшерде. Якын арада өстәмә чикләүләр кертү планлаштырылмый , — диделәр матбугат хезмәтендә.
Шул ук вакытта Фазлыева коронавирус таралуга бәйле вазгыятьнең республикада җитди булуын искәртте. Алга таба хәлнең ничек булуы, шул исәптән, бизнесменнарның үзләренә дә бәйле, алар персоналны һәм үз клиентларын куркыныч инфекциядән саклауны тәэмин итәргә тиеш. Моның өчен Роспотребнадзор таләпләрен: медицина битлекләрен куллануны тәэмин итү, тән температурасын үлчәүне үтәү мөһим.
«Әлеге чараларны үтәгәндә өстәмә чикләүләр булмаячак», — дип искәртте Фазлыева.
ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә мәктәп каникуллары вакытында балаларның ялын оештыру темасы турында да фикер алыштылар. ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр республикада 690 мәктәп яны балалар лагеры эшләвен, аларда 40 меңнән артык мәктәп укучысы булуын әйтте. Барлык лагерьлар да санитар-эпидемиологик кагыйдәләр нигезендә оештырылган. Лагерьлар эшләгән вакытта коронавирус йоктыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән.
Элегрәк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда тоталь чикләүләр нинди очракта кертеләчәге турында сөйләгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз