Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Шульгин киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алышты
"Яндекс" компаниясе белән хезмәттәшлекнең бер юнәлеше булып мәгариф өлкәсе тора.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Яндекс" компаниясенең генераль директоры Александр Шульгин киләчәктәге хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте җиткерә.
Очрашу Татарстан Хөкүмәт йортында узды, анда шулай ук республиканың Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында берничә эш төркеме булдырырга тәкъдим итте. Алар хезмәттәшлекнең барлык юнәлешләре буенча да булырга тиеш, бу мәсьәләләр буенча оператив фикер алышып, проектларны тәкъдим итү өчен кирәк. Мәсәлән, хезмәттәшлекнең бер юнәлеше булып мәгариф өлкәсе тора.
2016 елда "Яндекс" "Яндекс.Лицей" дигән мәгариф проекты төзегән. Республикада да яшь программистлар әзерләү буенча биш мәйданчык булдырылачак. Алар ИТ-лицей, Казанның мәгълүмати технологияләр техникумы һәм элемтә, 2нче номерлы лицей-интернат, Яр Чаллының "Кванториум” технопаркы базасында урнашыр дип көтелә.
"2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итү күз алдында тотыла. "Яндекс" картада Казанда һәм тулаем республикада урнашкан спорт инфраструктурасы объектлары билгеләнәчәк. Шулай ук туристик индустрия өчен кызыклы кунакханәләр, рестораннар да күрсәтеләчәк.
Транспорт өлкәсендә "Яндекс. Такси" программасын, шул исәптән аны түрәләр өчен куллану мәсьәләләре дә каралды.
Моннан тыш, транспорт өлкәсендә хезмәттәшлек өчен тагын бер өстенлекле юнәлеш бар – ремонт эшләре сәбәпле ябылган автомобиль юллары буенча мәгълүмат алмашу һәм сервис булдыру. Бу яңалык транспорт логистикасын яхшыртачак һәм бөкеләрне бетерәчәк.
«Яндекс»ның генераль директоры Александр Шульгин «Яндекс.Лицей» проекты турында сөйләгәндә, соңгы вакытта компаниягә кадрлар җитешмәвен әйтте. Шуңа күрә әлеге мәгариф программасы эшләнгән дә. Проектның максаты – программалаштыруга һәм киләчәктә укытуга мәктәп укучыларының игътибарын җәлеп итү.
Белешмә өчен:
2015 елның июнендә «Яндекс» компаниясе һәм Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәттәшлек турында меморандум имзалаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз