Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: "Экстремизмның нәтиҗәсен бетерүгә караганда, алдан кисәтү дөресрәк”
Быел Татарстанда 24 экстремистик һәм 5 террорчылык җинаяте кылынган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ", Диана Авакян). Экстремизм һәм терроризм — хәзерге заманның куркыныч проблемасы, алар Россия өчен дә көнүзәк мәсьәлә булып тора. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында белдерде, дип хәбәр итә республика Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, быел республикада 24 экстремистик һәм 5 террорчылык җинаяте кылынган. Аларны яшьләр берләшмәләренең лидерлары һәм активистлары башкарган. 70тән артык яшь неонацист тарафдары административ җаваплылыкка тартылган.
"Һичшиксез, соңыннан булган хәлләрнең нәтиҗәләрен бетереп йөргәнче, алдан яшьләр арасында экстремизм һәм терроризмны кисәтү күпкә дөресрәк булыр", — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул утырышта катнашучыларга Татарстан башкаласында һәм Яшел Үзән районындагы татар зиратларын җимерү турындагы вакыйгаларны искә төшереп узды. Бу хәлләр җәмгыятьтә зур резонанс тудырды. Әлеге җинаятьне неонацист идеологиясе тарафдарлары агымдагы елның февраль аенда кылды.
Моннан тыш, республика лидеры мәктәпләрдәге, сәүдә үзәкләрендәге, министрлыклардагы һәм башка объектлардагы “мина куелу” белән бәйле хәлләрнең дә борчу тудыруын ассызыклап үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз