Минтимер Шәймиев төрек тарихчылары белән фән һәм мәдәният хезмәттәшлеге турында сөйләште

Кунаклар Минтимер Шәймиевкә “Татарика” атласының төрек теленә тәрҗемә ителгән басмасын бүләк итте.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген төрек тарихчы-профессорлары, фән докторлары Илбәр Ортайлы һәм Ташансу Түркәр белән очрашты.

Республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казан Кремлендә узган очрашуда Төркия һәм Татарстан арасындагы фән, мәдәният һәм тарихи мирасны саклау буенча хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды.

Илбәр Ортайлы һәм Ташансу Түркәр Төркиянең Казандагы Генераль Консулы Турхан Дилмач озатуында “Яңарыш” фондының Болгар һәм Зөядәге җиде еллык эшчәнлегенә багышланган экспозиция белән, шулай ук Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Казан Изге Ана иконасы соборын булдыру турындагы яңа проектлар белән танышты.

Кунаклар Минтимер Шәймиевкә “Татарика” атласының төрек теленә тәрҗемә ителгән басмасын бүләк итте. Проект Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан башкарылган. Иганәчесе “Алабуга” махсус икътисадый зонасы резидентларының берсе – Төркиянең “Кастамону” компаниясе. “Татарика” атласының төрек телендәгесен тәкъдим итү иртәгә Истанбулда узачак.

Кунаклар шулай ук Казан федераль (Идел буе) университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында “Мәдәни мирасны саклау, милләтләрнең мәдәниятен якынайту һәм үзара баету” темасына уздырылган түгәрәк өстәлдә катнашты.