news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесендә җиңгән татарстанлыларны котлады

Республиканың биш вәкиле бөтенроссия идарәчеләр конкурсында җиңде.

Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесендә җиңгән татарстанлыларны котлады
tatarstan.ru

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» идарәчеләре конкурсында җиңгән биш татарстанлыны котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия лидерлары» конкурсының суперфиналында биш татарстанлы җиңде: Тимур Кайданный, Ирек Садыйков, Закир Габдрәшитов, Карен Додонов һәм Никита Хилимончик.

«2020 елгы «Россия лидерлары» конкурсының суперфиналында җиңүләре белән чын күңелдән котлыйм. Бүген ярышлар барышында сез күрсәткән киләчәккә омтылыш, кыю идеяләр, яңа иҗат энергиясе сезне лаеклы җиңүгә китерде», — диде Татарстан Президенты җиңүчеләргә җибәргән котлау телеграммаларында.

«Сезнең һөнәри осталыгыгыз, лидерлык сыйфатларыгыз, куелган максатка ирешүдә нык булуыгыз һәм, әлбәттә, конкурс барышында алынган уникаль белемегез һәм тәҗрибәгез, иҗтимагый тормышта актив катнашып һәм туган илебез үсешенә лаеклы өлеш кертеп, тормыш юлыннан алга таба да ышанычлы хәрәкәт итәргә ярдәм итәчәгенә ышанам», — дигән Татарстан Президенты. Ул җиңүчеләргә барлык башлангычларында уңышлар, нык сәламәтлек һәм бәхет теләде.

«Россия лидерлары» конкурсының суперфиналы 6 һәм 7 сентябрьдә Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәрендә «Сенеж» идарә остаханәсе мәйданчыгында узды. Анда бөтен илдән 300гә якын конкурсант катнашты, 106 кеше җиңүче булды.

Җиңүчеләр ел дәвамында остазлардан — әйдәп баручы дәүләт эшлеклеләреннән һәм эре корпорацияләр җитәкчеләреннән консультация алачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов конкурсның остазы сыйфатында чыгыш ясый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100