news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов М7 яңа транспорт чишелеше буенча хәрәкәтне ачты

Юлчылар Татарстанның Алабуга муниципаль районында 3,7 км озынлыктагы автомобиль юлы участогын үзгәртеп төзеде.

Рөстәм Миңнеханов М7 яңа транспорт чишелеше буенча хәрәкәтне ачты
Надежда Гордеева

(Алабуга районы, 9 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Алабуга районында М7 автомобиль юлының 1014 һәм 1017 чакрымында сулга борылу мөмкинлеге белән ике транспорт чишелеше төзелгән. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хәрәкәтне ачуда катнашты. Ул «КАМАЗ» руле артында 1014 км автомобиль юлына килгән.

«Без җирле халык яши торган ике торак пункт өчен кирәкле чишелеш төзедек. Ул участокта һәлакәтләр еш булу сәбәпле дә, алар кирәк иде. Федераль программа, Россия Транспорт министрлыгы, „Волго-Вятскуправтодор“ ярдәме белән бу проблема вакытыннан алда хәл ителде», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул проектлаучыларга, юлчыларга һәм төзүчеләргә проектны гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерде. «Куркынычсызлык белән бәйле халык мәнфәгатьләренә кагылган мондый мәсьәләләр өчен мондый карар кабул ителүгә шатмын. Без хәзер йөк төялгән ике ярымтагылма белән яңа юлдан уздык. Бик яхшы, куркынычсыз юл», — диде Татарстан Президенты.

Юлчылар М7 трассасының 3,7 км озынлыктагы участогын үзгәртеп төзегән. Объектта эшләр узган елның июлендә башланган һәм графиктан 2,5 айга алдан тәмамлаган.

1014 һәм 1017 км юлда сулга борылыш булу Алабуганы урап узу юлында хәрәкәт иминлеген тәэмин итәчәк. Әлеге тизлектәге трассаның бу участогында транспорт чишелешләре төзү кирәклеге турындагы карар берничә ел элек, шул исәптән җирле халык үтенече белән кабул ителгән иде.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен җир өсте җәяүлеләр кичүенә сигнал светофоры куелган. Моннан тыш, торак пунктлар янында дүрт автобус тукталышы урнаштырылган, утырып тору мәйданчыклары төзекләндерелгән, яктырткыч куелган һәм җәяүлеләр юллары төзелгән.

Участокта йөздән артык юл билгесе һәм 6,5 км озынлыктагы металл киртә урнаштырылган.

Бу эшләрне башкаруга  533,9 миллион сумнан артык акча тотылган. Объект 2024 елга кадәр магистраль транспорт инфраструктурасын модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планына кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100