Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ 54901» йөк машинасын сынап карады
Тягач 29 тоннага кадәр йөк ташырга мөмкин һәм тагылма арбасыз 160 км/сәг тизлек белән бара ала.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Россия машина төзелешенең бер флагманы — «КАМАЗ 54901» магистраль тягачын сынап карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Рөстәм Миңнеханов йөк машинасын үзе йөртте, юлда аның техник характеристикалары белән кызыксынды», диелә хәбәрдә.
Бәясе түбән булуга карамастан, тягач сыйфат, җиһазлау һәм агрегат буенча чит ил аналогларыннан калышмый. Ул 29 тоннага кадәр йөк ташырга мөмкин һәм тагылма арбасыз 160 км/сәг тизлек белән бара ала.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда М7 яңа транспорт чишелеше буенча хәрәкәтне ачып җибәрде.
Шулай ук Татарстан Президентына Евро-6 экологик класслы двигательле Mercedes-Benz Actros яңа магистраль тягачын да тәкъдим иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз