news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов губернаторлар репутациясе рейтингында беренче урында

Татарстан Президенты инкумбент-губернаторлар арасында челтәр кулланучыларның зур ярдәменә ия.

Рөстәм Миңнеханов губернаторлар репутациясе рейтингында беренче урында
tatarstan.ru

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сентябрь сайлау кампаниясендә катнашучы төбәк җитәкчеләренең онлайн-репутациясе рейтингында алга чыкты. Рейтинг Pravdaserm репутация билгеләү сервисы тарафыннан төзелгән.

«Онлайн-репутация интернет кулланучыларның түрәләр турындагы фикерләрен чагылдыра. Репутациянең максималь дәрәҗәсе - 100 балл. Бу очракта балл ярдәм процентына тиң», – дип искәртә аналитиклар.

Рөстәм Миңнехановның онлайн-репутациясе 78 баллга тигез. Моннан күренгәнчә, челтәр кулланучыларының 78 проценты аны хуплый.

Шулай ук сайлауда катнашучы Еврей автономияле өлкә җитәкчесе Ростислав Гольдштейнның интернет-ярдәме бераз гына азрак - 76 балл.

Быелгы сайлау кампаниясендә катнашмаган губернаторлар арасында 81 балл белән Мәскәү мэры Сергей Собянин алда бара.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов «Минченко Консалтинг» коммуникация холдингы тарафыннан әзерләнгән инкумбент-губернаторларның тотрыклылыгы рейтингы лидеры булган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100