news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Клевер» спорт комплексында булды

Киләсе елда комплексның икенче бинасын ачу планлаштырыла.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Клевер» спорт-сәламәтләндерү комплексында булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Объект муниципаль-шәхси партнерлык ярдәмендә төзелгән.

«Ике катлы спорт-ял комплексы 145 кешегә исәпләнгән зур тренажер залыннан, көч җиһазлары һәм көрәш белән шөгыльләнү өчен универсаль заллардан тора», — диелә хәбәрдә.

Республика җитәкчесенә бүген термаль комплекс урнашачак икенче бинада эшләр дәвам итүен хәбәр иттеләр. Аны 2021 елда ачу планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100