news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә татар драма театрын ачты

Чаллы театры - Татарстанның иң яшь театр коллективларының берсе.

Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә татар драма театрын ачты

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театрын ачу тантанасында катнашты. Республика җитәкчесе театрны Чаллының барлык әдәби-мәдәни йөзен билгеләүче үзәк дип атады. Бу хакта «Татар-информ» ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов театр труппасын мөһим вакыйга белән котлады һәм яңа иҗади уңышлар һәм чәчәк атуын теләде», — диде ул.

Чаллы театры - Татарстанның иң яшь театр коллективларының берсе. Театрның иҗади юлы 1990 елда Рабит Батулланың «Күбәләк булып җаның кайтыр» спектакле белән башланып китте. Коллективта 79 кеше, театр труппасын 29 артист тәшкил итә.

Театрның 30 еллык юбилеена коллектив яңартылган бина гына түгел, ә яңа исем дә алды. Чаллы татар дәүләт драма театрына күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗев исеме бирелде.

Яңартылган театр бинасы тамашачылар һәм артистлар өчен уңайлы берничә функциональ зонага бүленгән. Бина сәламәтлекләре чикле кешеләр мәнфәгатьләрен дә истә тотып проектлаштырылган. Биредә пандуслар, пассажирлар лифты, бәдрәфләр һәм гардероб бар, тамаша залында коляскалардагы тамашачылар һәм алар белән килүчеләр өчен махсус урыннар каралган.

Театр-төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара фестивалендә, «Һөнәр» бөтенроссия яшь режиссура фестивалендә, Кәрим Тинчурин исемендәге республика театр фестивалендә традицион катнашучы.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100