Фәрит Мөхәммәтшин Чистайда яңа «Бүләк» социаль-тернәкләндерү үзәген ачты

Ел дәвамында яңа үзәктә 500дән артык бала өчен 11 тернәкләндерү курсы үткәрәчәкләр.

(Чистай, 9 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Чистайда яңа «Бүләк» тернәкләндерү үзәге ачылды, бер ел эчендә биредә 500 кеше реабилитация уза алачак. Ачылышка ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

«Шәһәрләр матурая һәм кешеләр моны сизә һәм рәхмәт әйтә. Бу бик кирәкле объект. Балаларыбыз һәрвакыт сәламәт булсын иде», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Узган ел Чистай районы җитәкчелеге «Бүләк» тернәкләндерү үзәгенә 426 квадрат метр мәйданлы бина тапшырды.

«Кызганыч, балалар авырый һәм кечкенәдән патологияләрне ачыклау һәм дәвалау бик мөһим. Чистайны сайлаганыгыз өчен рәхмәт. Без үзәк яхшы эшләсен, балалар кирәкле бөтен әйберне алсын өчен, мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәчәкбез», — диде Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов.

Оешма бинага 3,5 млн сумга үз акчасына капиталь ремонт ясаган. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 7 млн сумлык инновацион тернәкләндерү һәм башка җиһазлар сатып алынган.

«Безнең компания төркемендә биш тернәкләндерү үзәге бар, бүген безнең мини-юбилей — Татарстанда бишенче үзәк ачабыз. Биредә 18 яшькә кадәрге балалар өчен түләүсез комплекслы социаль реабилитация күрсәтеләчәк», - дип сөйләде тернәкләндерү үзәкләре челтәре директоры Гадел Заһретдинов.

Биредә неврология, ДЦП, аутизм, Даун синдромлы балалар ярдәм ала алачак.

Татарстанда «Бүләк» коммерцияле булмаган автоном оешмасының реабилитация үзәкләре челтәре 2019 елдан бирле үсеш ала. Ике үзәк Казанда, берәр — Түбән Кама һәм Лениногорскида уңышлы эшли.

Реабилитация курсы узу өчен республика халкына яшәү урыны буенча социаль яклау учреждениеләренә яки турыдан-туры «Бүләк» тернәкләндерү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә һәм бушлай социаль-тернәкләндерү хезмәтләре алу өчен гариза бирергә кирәк.