Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: М-12 юлы төзелеше Кама аръягы зонасы транспорт проблемасын хәл итә
Татарстан Президенты «Идел» М-7 тиз йөрешле трассасын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Идел» М-7 Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан — Уфа тиз йөрешле трассаларында Түбән Кама, Чаллы һәм «Казан — Екатеринбург» шәһәрләрен урап узу участогын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Идел» М-7 — Татарстанның иң зур агломерацияләрен тоташтыра һәм төбәкләр арасында өзлексез элемтәне тәэмин итә торган төп транспорт магистральләренең берсе. Бүгенге көндә әлеге юл аеруча күп авыр йөк ташый торган юл булып тора», — дип искәртте ул.
«Аның буенча республика эчендә дә, транзит белән дә йөк һәм пассажирлар ташу бара. Чаллыга „Идел“ М-7 юлы буенча керелә, ул Түбән Кама ГЭСы плотинасы аша уза. Аның үткәрү сәләте ике тапкырдан арткан. Әлеге участок шәһәр һәм транзит транспорты белән тулы. Транспорт инфраструктурасының чикләнгәнлеге Кама кластеры үсешен тоткарлый», — дип өстәде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә һәм Россия Президенты Владимир Путинга М-12 «Мәскәү — Түбән Новгород — Казан» тиз йөрешле юлын Екатеринбургка кадәр («Европа — Көнбатыш Кытай» маршруты кысаларында) озайту карары өчен рәхмәт белдерде.
Видеоконференция элемтә режимында узган киңәшмәдә Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Россия транспорт министрының беренче урынбасары Андрей Костюк катнашты.
Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов вертолеттан «Идел» М-7 трассасының кайбер участоклары белән танышты, трасса төзелеше барышын бәяләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз