news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин пандемия башланганнан соң беренче эш визиты барышында Татарстанга киләчәк

Россия Премьер-министры ТР Президенты һәм республика Дәүләт Киңәшчесе белән очрашачак, Иннополиста һәм «Алабуга» МИЗда булачак.

Мишустин пандемия башланганнан соң беренче эш визиты барышында Татарстанга киләчәк
архив tatarstan.ru

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус пандемиясе башланганнан соң беренче эш визиты барышында Татарстанга киләчәк. Бу хакта РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген, 9 июльдә, Мишустин Иннополиста А.С. Попов исемендәге технопаркта булачак һәм IT-тематика буенча панель дискуссиядә катнашачак.

Моннан тыш, технопаркта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашу планлаштырылган. Монда ук ил Хөкүмәте башлыгы IT-проектлар күргәзмәсе белән танышачак.

Шул ук көнне Премьер Казанда төзелеп килүче А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусын да караячак.

Иртәгә, 10 июльдә, Мишустин «Алабуга» махсус икътисади зонасында булачак, анда ул Европа — Көнбатыш Кытай автомобиль юлы төзелеше буенча киңәшмә уздырачак һәм «Алабуга — Волокно» ҖЧҖ углерод җепселләре җитештерү заводын караячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100