news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин Минтимер Шәймиевкә «Алабуга» проектына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт әйтте

Россия Премьер-министры илнең иң зур махсус икътисади зонасы территориясендә җомга көнне, 10 июльдә булачак.

Мишустин Минтимер Шәймиевкә «Алабуга» проектына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт әйтте

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән эшлекле очрашу үткәрде, «Алабуга» махсус икътисади зонасын булдыру проектын хуплаганы өчен рәхмәт белдерде.

«Бүген без Рөстәм Миңнеханов белән клиник үзәкнең зур тизлекле төзелешен күрдек, шулай ук сез (Минтимер Шәймиев - Т.И.иск.) ТР Президенты булган вакытта «Алабуга»ны ачтык, дип искә төшерәсем килә. Мондый инновацион, куәтле проектларга күрсәткән системалы ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә», - диде Мишустин.

РФ Хөкүмәте Рәисе 2005 елда «Алабуга» махсус икътисади зонасын оештыручыларның берсе булды. Ул чакта ул махсус икътисади зона белән идарә итү буенча Федераль агентлык җитәкчесе вазифасында эшләде. Җомга көнне, 10 июльдә, Михаил Мишустин махсус икътисади зона территориясендә булуны һәм аның үсеш темплары белән танышачак.

РФ Премьер-министры бүген ике көнлек эш сәфәре белән Татарстанга килде. Иртән ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казанда төзелә торган Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусын карап чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100