Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы рәисе ТР Дәүләт Советында булды
Республика парламенты бинасы буйлап экскурсияне Фәрит Мөхәммәтшин уздырды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Бүген Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы рәисе, Федераль җир парламенты рәисе Тироль Хервига ван Стаа ТР Дәүләт Советында булды. Республика парламенты бинасы буйлап экскурсияне ТР Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.
Фәрит Мөхәммәтшин кунакка ТР парламенты структурасы, эшчәнлек формалары, фракцияләр һәм депутатлар төркемнәре эшчәнлеге турында сөйләде.
Фәрит Мөхәммәштин кунак белән әңгәмәдә билгеләгәнчә, Хервиг ван Стаа Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы буенча коллегалары арасында лаеклы авторитетка һәм зур хөрмәткә ия. Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы рәисе, Европа Советының штаб-фатирында Универсиаданы тәкъдим итү чарасын оештырган һәм Универсиада чараларына чакырган өчен, рәхмәт белдерде. Шулай ук ван Стаа аның туган шәһәре Инсбрукта Универсиаданы уздыру тәҗрибәсе турында сөйләде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз