ТР Дәүләт Советы беренче яртыеллыкта 5 парламентара хезмәттәшлек турында килешү имзалаган

Нью-Йорк штаты Сенаты, Чехия Республикасы парламенты Сенаты, Әстерхан һәм Ленинград өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәре закон чыгару органнары арасында парламентара элемтәләр урнаштырылган

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстан Дәүләт Советы агымдагы елның беренче яртыеллыгында 5 парламентара хезмәттәшлек турында килешү имзалаган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында билгеле булды.
Аерым алганда, Нью-Йорк штаты Сенаты, Чехия Республикасы парламенты Сенаты, Әстерхан һәм Ленинград өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәре закон чыгару органнары арасында парламентара элемтәләр урнаштырылган.
Татарстан Дәүләт Советы делегацияләре АКШка, Польшага һәм Франциягә эшлекле сәфәр кылган.
Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, башка төбәкләрнең закон чыгару органнары белән аралашу кирәк. “Һәр субъектның үзенчәлеге бар. Алар законнарны ничек эшли, сайлаучылар белән ничек аралаша – безгә барысы да кызыклы. Безнең эш тәҗрибәсен дә алар теләп өйрәнә. Безне борчый торган мәсьәләләр уртак. Мәсәлән, РФ Дәүләт Думасына төбәкләрдән закон чыгару инициативаларын кертү юнәлешендә бергәләп эшләргә ният бар”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.
Спикер хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт Советы һәм башка төбәкләр парламентлары арасында төзелгән килешүләрнең кайберләрен яңартырга кирәк. Шулай ук яңа килешүләр төзү дә көтелә.