Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дмитрий Медведев Иннополиска килде
Бүген шәһәрнең тантаналы ачылышы була
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстанга, яңа Иннополис шәһәренә килде. Ул Казан үзәгеннән 40 км ераклыкта төзелгән.
Иннополис – Россия Федерациясе тарихында нульдән төзелгән һәм проектлаштырылган беренче шәһәр. Мастер-план Сингапурның RSP Architects Planners & Engineers архитектура-планлаштыру бюросы тарафыннан эшләнгән һәм 155 мең кешегә исәпләнгән. “Иннополис” махсус икътисади зонасын булдыруга һәм инженер, транспорт, коммерция һәм социаль инфраструктура төзелешенә юнәлдерелгән инвестицияләрнең якынча күләме РФ бюджетыннан 15 млрд сум тәшкил итә. “Иннополис” университеты төзелешенә һәм аның үсешенә РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы казнасыннан 4,7 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Шәһәр торагы инфраструктурасы төзелешенә, дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында, өстәмә рәвештә 1,8 млрд сум акча бүлеп бирелгән.
Шәһәр үсешенә, шулай ук, бюджеттан тыш чаралар җәлеп ителә – инвесторлар, хосусый девелоперлар һәм иганәчеләр хисабына финанслау үткәрелә. 2013-2014 нче елларда “Иннополис” университетына хосусый кертемнәр 840,6 млн сум тәшкил иткән.
Шәһәр ачылышына “Иннополис” университеты тарафыннан оештырылган Халыкара робот техникасы олимпиадасының Россия этабы һәм РИФ.Иннополис” форумы багышланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз