Дмитрий Медведев: «Иннополис үсеше өстендә эшләячәкбез»

Иннополис технопаркында РФ Премьер-министры белән ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы очрашуы узды

 (Иннополис, 9 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Иннополис шәһәре технопаркында РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев белән ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов очрашуы узды.

Искәртеп үтик, бүген Татарстанда яңа Иннополис шәһәре ачылды.

Очрашу башланганда, Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановны яңа шәһәр ачылышы белән котлады.

“Бүген без нәтиҗәне күрә алабыз – заманча инновацион үзәк пәйда булды. Яңа шәһәр үсәчәк һәм Татарстанда, бөтен ил буенча югары технологияләр үсеше өчен ныклы нигез булып торачак. Бу дәүләт-хосусый партнерлыкның яхшы үрнәге. Без Хөкүмәт программасын кабул иттек, аны республика программасы белән ныгыттык, бик матур җир бүлеп бирдек, биредә яңа тормыш, заманча, яңа тарих барлыкка килде”, - дип билгеләп үтте Медведев.

РФ Премьер-министры Иннополис университетында күргәннәре буенча хис-кичерешләрен белдерде. “Бакалавриат эшли, халыкара профессура, яхшы тулай торак бар, хәзер кампус та булачак. Студентлар кампустан гына түгел, белем бирү дәрәҗәсеннән дә канәгать, ә бу - безнең киләчәк”, - диде Д. Медведев. Ул федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарларның бер өлеше Татарстан тарафыннан башкарылганын билгеләп үтте.

“Өч ел элек яңа шәһәр төзелеше турында карар кабул ителде, сез аның дөрес карар булуына ышандыгыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без үз программа продуктларын булдырырга тиеш, әлегә чит ил программа продуктлары бик күп, ә бездә потенциал җитәрлек”.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы, кыска вакытта, барыннан да элек, Иннополис шәһәрен дөрес планлаштыра алдык, дип билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, яңа шәһәр төзелеше һәм дизайны белән Россия белгечләре шөгыльләнгән.

“Иң мөһиме, теге вакытта сез университет төзелешен хупладыгыз. Ул әзер – бу әле 1,5 мең студентка исәпләнгән беренче комплекс, безнең бурыч - бу санны 5 мең студентка җиткерү”, - дип белдерде Р. Миңнеханов. Берничә айдан Иннополиста мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә әзер булачак. Аның сүзләренә караганда, иң мөһиме, биредә искиткеч инфраструктура.

“Безнең бурыч - бирегә Татарстаннан һәм Россиядән генә түгел, ә чит ил яшьләрен дә җәлеп итәрлек мохит тудыру. Республикадан күчеп китүчеләр дә биредә үзләренә урын табачак. Шуңа күрә, киләчәктә бу проект Россия Хөкүмәте химаясендә булуын теләр идек, ә без яхшы шартлар тудыру өчен, барлык көчне куячакбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Без бергәләп Иннополис, технопарк һәм университет үсеше өстендә эшләячәкбез”, - диде Дмитрий Медведев.