news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Минтимер Шәймиев Владимир Киршинга генерал погоннары тапшырды
РФ Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенә генерал погоннары тапшырылды
Скопировать ссылку
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Ирина Халитова). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев РФ Прокуратурасының Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Киршинга генерал погоннары тапшырды.
Погоннар тапшырганда, республика башлыгы В.Киршинга күп еллар дәвамында фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм “РФ Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты хезмәткәрләренә класслы дәрәҗә бирү турында” гы РФ Президенты Указының 2008 елның 31 маенда Д.Медведев тарафыннан имзалануын искәртеп узды. Әлеге Указ белән Владимир Киршинга 3 класслы дәүләт юстиция киңәшчесе дигән дәрәҗә бирелгән.
“Сез бик мөһим бурычлар үтисез һәм, иң беренче чиратта, соңгы айларда Россия Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан актуальләштерелгән коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашырасыз, - дип ассызыклады М.Шәймиев. – Сезнең званиегез күтәрелү гадел хөкем системасы ныгуны раслау булды. Сезнең турыда Татарстанда гына түгел, ә республикадан читтә дә уңай сүзләр генә ишетелә”.
“Ватанга хезмәт итәм, - дип җавап бирде Владимир Киршин. – Бу - безнең тикшерү идарәсе һәм бөтен Татарстанның эшен бәяләү дигән сүз”.
Владимир Киршин ТР прокуратурасы органнарында 1992 елның декабрь аеннан бирле эшли. РФ Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе органнарында - 2007 елның сентябрь аеннан. Әлмәт районының Нагорное авылында туган, 1992 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot